Бөтен илгә мәгълүм блогер Лерчекның – Валерия Чекалинаның ашказанында яман шеш авыруының 4 нче стадиягә җиткәнче ачыкланмавы йөклелегенә бәйле булгандыр дип уйларга кирәк.
Онколог Евгений Черемушкин “Life.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Исегезгә төшерәбез: Валерия Чекалина февраль азагында дүртенче баласын тапкан. Сабыен дөньяга китерүгә үк диярлек онкология клиникасының реанимация бүлегенә эләккән. Баланың әтисе Луис Сквиччиарини хәбәр иткәнчә, табиблар Лерчекта яман шеш тапкан. Моңа кадәр ул умырткалыгына операция ясаткан булган. Блогер Алина Акилова сөйләп үткәнчә, ахирәте ашказанындагы яман шештән җәфалана.
Чире дүртенче стадиягә җиткән. Лерчек бик нык авырту кичерә. Шул ук вакытта ул, үзенә һәм элекке иренә карата кузгатылган җинаять эшенең тикшерелүе сәбәпле (Лерчек элекке ире Артём Чекалин белән законсыз төстә чит илгә акча чыгаруда гаепләнә) өй арестында тотыла. Онколог әйтүенчә, Лерчекта табылган яман шешнең башлангыч стадияләрендә чир билгеләре асылда беленми диярлек, чөнки ашказаны һәм эчәклекләр сузылганлыктан, шеш кечкенә булганда, авырту сизелми.
Ризык ашказаны-эчәкләр аша кыенлык белән үтә башлагач кына беренче билгеләре сизелә башлый. Болар – эч авырту, кикертү, сару кайнау. Чир көчәйгәч, аппетит югала, хәлсезлек барлыкка килә, тән тиресе төссезләнә, кайвакыт саргаеп кала, гәүдә авырлыгы кими. Белгеч әйтүенчә, яман шешнең озак вакытлар буенча ачыкланмавы берничә сәбәпкә бәйле булырга мөмкин. Беренчедән, шешнең бик әкрен үсүенә, икенчедән, “аулак” урында пәйда булуына.
Моннан тыш йөклелек вакытында тикшеренү киңәш ителми. Шул ук вакытта гормоннар да шешнең үсүен көчәйтергә мөмкин. “Савыгуга килгәндә, дүртенче стадиягә кергән чир белән көрәшүе бик кыен, һәм асылда аннан инде тулысынча котылып булмый, – дип билгеләп үткән Черемушкин. – Заманча ысуллар авыруны “йөгәнләп” тоту, чир билгеләрен җиңеләйтү мөмкинлеге бирә бирүен. Яман шешне алданрак ачыклаганда гына савыгуга өметләнеп була”.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.






