15 еллык һәм бу яңа сезон турында «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь ШРЫКОВ белән әңгәмә кордык.
Керәшен балалары өчен оештырылган «Айбагыр» этносменасы — керәшен иҗтимагый оешмасының иң популяр һәм үтемле проектларыннан берсе. «Айбагыр» кебек этносмена республикада башка юк.
Юбилейга — сюрпризлар
— Игорь Валерьевич, 15 ел җитди дата. «Айбагыр»ның юбилей сменасында яңалыклар, сюрпризлар көтеләме?
— Бу чорда лагерь аша йөзләгән бала узды, вожатыйларның берничә буыны үсте. Төп сюрприз — әлегә сер. Әмма бер яңалыкны әйтим: 15 еллыкка 15 агачтан торган «Айбагыр» аллеясе» утыртырбыз, дигән уй бар. Бу аллея лагерь территориясендә калачак һәм безнең традицияләрнең дәвамлылыгы билгесе булачак. Ә серләрне смена алдыннан ачарбыз.
— Быел ничә бала ял итәчәк?
— Без һәрвакыт сыйфатны саннан өстен куябыз. Быел да 104 бала кабул итәбез. Квотаны арттыру турында сүз булды, ләкин узган ел белән чагыштырганда путёвка бәясе артты. Һәм бу кайбер ата-ананы куркытырга мөмкин дигән фикергә килдек. Шуңа карамастан, гаризалар күп килде, балаларын «айбагыр»да ял иттерү теләкләре булганнарга соңга калмаска киңәш итәбез.
Формат шул ук кала — 18 көндә тулысынча «керәшен дөньясы»на чуму. Программа тагын да тулыландырыла: «кунак көннәре» кертәбез, анда сәнгать эшлеклеләре, этнограф-галимнәр, милли сәясәт өлкәсе вәкилләр киләчәк.
— Бу юлы нәрсәгә басым ясыйсыз: һөнәрләргә, фольклорга, спортка яки этномәдәнияттәге цифрлы технологияләргәме?
— Быел Россиядә халыклар бердәмлеге елы. Шушы идея сменаның төп темасы булачак. Лагерь программасы Россиянең төрле халыклары культураларына сәяхәткә корыла, әлбәттә, керәшен акценты белән. Һәр отрядка үз төбәген генә түгел, ә башка халыкның культурасы белән уртак нокталарны табу бурычы куела. Тигезлекне сакларбыз, ләкин ике юнәлешне көчәйтәбез. Беренчесе — цифрлы технологияләр, икенчесе — этноспорт: әби-бабайлардан язып алынган керәшен уеннарын өстибез.
Алмашны — үзебез
— Ата-ана баласы өчен һәрвакыт борчылап тора. Вожатыйлар әзерләү системасы турында сөйләгез әле.
— Бездә өч баскычлы система эшли: бала башта — ял итүче, аннары — вожатый ярдәмчесе, аннары — вожатый. Махсус вожатыйлар мәктәбе үткәрәчәкбез, психологлар, педагоглар чакырабыз. Алдан бала булып ял итәргә килеп йөргән вожатый лагерьны эчтән белә, концепциясен аңлыйһәм, иң мөһиме — балалар белән бер телдә сөйләшә. Бу сезонда вожатый булырга теләк белдерүчеләрнең 60 проценттан артыгы «Айбагыр»да тәрбия алганнар.
— Быел медиаюнәлеш буламы? Журналистлар, блогерлар чакырасызмы? Һөнәрчеләр остаханәләре эшлиме?
— Медиаюнәлеш флагманнарның берсе булачак. Профессиональ видеограф һәм блогер чакырабыз, алар балаларга социаль челтәрләр өчен сыйфатлы роликлар төшерергә өйрәтәчәк. Планда — чын медиа-отряд оештыру, ул көн саен лагерь яңалыклары, интервьюлар, хәтта «Айбагыр» тормышы турында кыска фильм чыгарырга тиеш. Смена ахырында экранда премьера күрсәтәчәкбез.
Традицион керәшен кәсепләрен өйрәтүче өч остаханә булачак: гончарня (балчыктан савыт-саба ясау); агач эшкәртү (кашык, уенчык кисәбез), тегү остаханәсе (чигү, билбаулар, керәшен бизәкләре белән танышу). Квест рәвешендә кулинар баттллар (ярышлар) үтәчәк. Бу остаханәләрдә һәр бала үзенең кулын сынап, чын осталардан өйрәнә алачак.
Талантны тарихи тамырга бәйлибез
— «Айбагыр чибәре» һәм «Айбагыр егете» конкурсында җиңү күп кенә баланың хыялы. Моңа нинди әзерлек кирәк?
— Лагерьда вакыт бик тыгыз, шуңа күрә «Таныштыру» турына хәзердән үк өйдә әзерләнергә киңәш итәбез. Кыска гына чыгыш — исеме, яшәгән урыны, керәшен мәдәниятенең аңа ни өчен кадерле булуы, хоббие, максатлары... Туган телдә булса, бигрәк тә яхшы. Иҗат номерының (җыр, бию, шигырь, уен коралында уйнау, кул эше күрсәтү) нигезен, костюмын, музыкасын өйдә әзерләп килсәләр, бик яхшы. Керәшен костюмының тарихын, бизәкләрнең мәгънәсен барлагыз. Бу визиткада яки конкурсның сорау-җавап өлешендә ярдәм итәчәк.
Лагерьда сәхнә тәҗрибәсе, тавышны кую, хәрәкәтләрне шомарту өчен берничә репетиция була, ләкин номерның төп өлешен өйдә әзерләп килү — уңышның яртысы.
— «Балам җырламый да, биеми дә, аңа нигә этнолагерь?» дип уйлаучы ата-анага ни әйтер идегез? Техникага яки спортка тартылган балаларга, оялчаннарына да шөгыльләр табылырмы?
— Әлбәттә! Спорт, остаханәләр, медиа, экология юнәлешләре була. Оялчан балалар еш кына нәкъ менә шундый юнәлешләрдә ачыла, смена ахырында аларның күбесе үзләре сәхнәгә чыга. Үз тамырларын белергә теләгән һәркемне — талантына карамыйча — кабул итәбез.
Файдалы ял өчен — уңай шартлар
— «Мирас» лагере базасында яңалыклар бармы?
— «Айбагыр» этносменасы уза торган «Мирас» лагере — республикада яшәү шартлары, матди-техник җиһазландыру һәм инфраструктура буенча иң яхшы лагерь булып тора. Барлык бүлмәләр дә уңайлы, заманча җиһазландырылган, санитар-гигиена таләпләре үтәлә. Ашханә, медицина пункты, спорт мәйданы, клуб — барысы да югары дәрәҗәдә. Инфраструктура даими рәвештә яңартыла: быел, мәсәлән, яңартылган пляж эшли башлаячак, анда катамараннар бар, шулай ук, быел асылма бау-арканлы (веревочный) парк та булдырылды, бу балалар өчен бик кызык булыр дип өметләнәбез.
— «Айбагыр» режимы ничек корылган?
— Режим башка яхшы балалар лагерена охшаш: зарядка, иртәнге аш, отряд эше, йокы сәгате... Ләкин эчтәлеге бөтенләй икенче — керәшенлеккә бәйле.
— Гариза кайчанга кадәр бирергә?
— Гаризалар безнең оешманың социаль челтәрләрендә аерым форма аша, 30 майга кадәр кабул ителә. Путёвкага килгәндә, 18 көнлек ялның үзкыйммәте бик нык югары. Әмма субсидияләнгән, ягъни дәүләт субсидиясе исәпкә алынганнан соң калган путёвка бәясе — 26 мең 100 сум. Ата-ана өчен путёвка бәясе — шушы суммада. Лагерь быел 23 июльдән 9 августка кадәр эшли.
Яшьләр — йөрәк, өлкәннәр — терәк
— Лагерьның кайсы мизгелләре онтылмаслык булып истә кала?
— Сменаның соңгы төнендә җепләр бәйләү (браталки) йоласын үткәрәбез. Һәрберебез кечкенә җепләр бәйли, һәм һәр бала бер-берсенә үзенең җылы теләкләрен әйтә. Шул минутта безнең арада күренмәс ныклы элемтә — дуслык, уртак истәлекләр, тамырларыбызга карата хөрмәт барлыкка килә. Бу гади генә гамәл чын могҗиза тудыра: күңелләр тула, елашып, кочаклашабыз, киләсе елга да килергә вәгъдә бирәбез. Бу — рухи гаилә көче кебек. Менә бу йола — эшнең мәгънәсе, ул безне 15 ел дәвамында алга этәрә.
— Юбилей сменасын 3 сүз яки 3 хис белән тасвирла әле.
— Бердәмлек. Мирас. Бәйрәм. Ә хисләр — горурлык (тамырларыбыз өчен), шатлык (иске-яңа дуслар белән очрашудан) һәм өмет (барысы да дәвам итәчәгенә, яшиячәгенә).
— «Айбагыр» — яшьләрнең республика керәшен оешмасы җитәкчелегенә үз идеяләрен тәкъдим итеп, тормышка ашырылган проект. Бүген бу эштә җитәкчелекнең һәм яшьләрнең рольләре ничек бүленә?
— Бу бүленеш беркайчан да катгый рамкалар белән чикләнми. Еш кына яшьләр финанс мөмкинлекләрен эзли, ә өлкәннәр аларга креатив эшләрдә булыша. Ләкин төп принцип: яшьләр — йөрәк, ә өлкәннәр — терәк. «Бәрәкәт»нең көчле идеяләре, ялкыны булмаса, лагерь яши алмый. Ә өлкәннәрнең ярдәме, ышанычы булмаса, ул идеяләр тормышка ашмый. Иван Егоров белән Людмила Белоусова — лагерьның иң ышанычлы терәкләре. Алар 15 ел дәвамында һәрвакыт ярдәм иттеләр, идеяләребезгә ышаныч белән карадылар, авыр чакларда җилкә куйдылар. Иван Михайлович — безнең финанс һәм оештыру терәге, Людмила Даниловна — проектларны тормышка ашыруда ышанычлы ярдәмче. Остазларыбызга зур рәхмәт!
Людмила БЕЛОУСОВА, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе:
— 2009 елда керәшен яшьләренең беренче форумында балалар өчен этнолагерь оештыру фикере яңгырады. Бу фикерне Иван Михайлович хуплады һәм аны тормышка ашыру турында уйлый, эзләнә башладык. Ул вакытта яшьләр бүлеген Светлана Максимова җитәкләде. Аны Мәскәүгә махсус сменалар оештыру буенча семинарга укырга җибәрдек. Беренче елны 20 бала җыйдык, аларны Иван Михайлович ярдәме белән Әфган ветераннары балалары өчен патриотик рухта оештырыла торган лагерьга куштык. Ул елны балалар автоматлар сүтеп-җыйдылар, йөгереп, сикереп ярыштылар, шулар арасында этник культура буенча чаралар уздырдык.
Яхшы проект икәнен аңлап, икенче елны ныклап эшкә керештек, «Мечта» лагеренда мөстәкыйль смена булып эшли башладык. Башта аңлап бетермичә, бераз шикләнебрәк карадылар кебек, чөнки мондый этносмена республикада беренче иде әле. Ләкин эшнең нәтиҗәсен күреп, безне яраттылар. Бүгенге көндә республиканың башка бер генә милли оешмасында да мондый лагерь юк.





