Яшел Үзәндә эшмәкәрне хөкем иткәннәр: аның гаебе белән төзүче һәлак булган

Яшел Үзәндә шәхси эшкуарга хөкем карары чыгарылган, аның гаебе белән эшче һәлак булган. Һәлакәт 2025 елның 28 июлендә төзелә торган объектта була, ул вакытта ир-ат 17 метр биеклектән егылып төшә һәм алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлә, дип яза РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе.

Тикшерү билгеләгәнчә, эшмәкәр эшчегә хезмәтне саклау буенча укулар уздырмыйча һәм индивидуаль саклау чаралары бирмичә, эшне үтәүгә рөхсәт биргән.

Суд эшкуарны куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуда гаепле дип таныды һәм аңа бер ярым ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.


Новости