Россиядә мәдәни чараларга бәяләр үсешен компенсацияләү өчен «Пушкин картасы» номиналын 5 меңнән 20 мең сумга кадәр арттырырга кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов шундый фикере белән уртаклашты.
«Карта номиналын 20 мең сумга кадәр арттырырга кирәк. Дүрт тапкыр индексацияләү театрлар, музейлар һәм кинога билет бәяләре үсешен киметергә мөмкинлек бирәчәк», – диде Миронов ТАСС агентлыгы белән әңгәмәсендә.
Ул билгеләп үткәнчә, Пушкин картасы программасы 2021 елдан гамәлдә, һәм аның параметрлары шул вакыттан бирле яңадан каралмаган. Моннан тыш, парламентарий акчаны куллану механизмын үзгәртергә кирәк дип саный.
«Һәр шәһәрдә дә яшьләрне кызыксындыра торган мәдәни чаралар даими рәвештә узмый. Димәк, яшьләр Россия буенча сәфәрләр вакытында сарыф итә алсын өчен, «Пушкин картасы» акчаларын куллану срогы чикләнмәгән булырга тиеш», – дип сүзен төгәлләде Миронов.





