Россиядә озак еллар бергә яшәгән гаиләләргә дәүләттән акчалата бүләк бирергә мөмкиннәр.
Дәүләт Думасы депутаты Каплан Панеш (ЛДПР) күпьеллык никахлар өчен федераль түләүләр кертергә тәкъдим иткән.
Инициатива буенча, гаилә корып 5 ел яшәгән парларга — 5 мең сум, 10 елга — 10 мең сум түләү карала. Алга таба да сумма һәр 5 ел саен артачак.
Иң зур түләүләр озын гомерле никахлар өчен тәкъдим ителә:
50 ел — 100 мең сум
55 ел — 120 мең сум
60 ел — 150 мең сум
65 ел — 200 мең сум
70 ел — 250 мең сум
Депутат фикеренчә, озак еллар бергә яшәгән гаиләләр — яшьләр өчен үрнәк, ә дәүләт ярдәме гаилә кыйммәтләрен ныгытырга тиеш.
Түләүне гариза нигезендә социаль яклау органнары яки «Дәүләт хезмәтләре» аша рәсмиләштерергә тәкъдим ителә. Ә инде 50 елдан артык бергә яшәгән парларга акчаны автомат рәвештә күчерү мөмкинлеге дә карала.
Каплан Панеш сүзләренчә, Россиянең күп кенә төбәкләрендә мондый практика инде бар. Росстат мәгълүматлары буенча, илдә алтын туйларын билгеләп үткән якынча 1,5 миллион пар яши.
Депутат озак никахларны дәүләт дәрәҗәсендә хуплауны «демографиягә инвестиция» дип атый.





