Яр Чаллыда парламентның профильле комитетларының уртак утырышы узды

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны өлешләп төзүдә дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча парламент комитетларының бүген Яр Чаллы шәһәрендә узган уртак күчмә утырышында каралды.

Моннан тыш, парламентарийлар республика транспорт системасын цифрлы трансформацияләү һәм тармак өчен ИТ-кадрлар әзерләү мәсьәләләрен карадылар.

Кече һәм урта бизнесны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты шифалы ләмнәр чыгаручы һәм сатучы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеген ныгыта. Хәзер гамәлдәге закон буенча мондый ярдәм минераль сулар чыгаручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына гына бирелә. Ләкин шифалы ләмнәр, минераль сулар кебек үк, табигый дәвалау ресурсларына керә. Мондый мөмкинлек федераль законнарда язылган инде. Эшләнгән закон проекты ТР Законының 9 маддәсенең 3 өлешенә үзгәреш кертә, ул шифалы ләмнәр табуны һәм сатуны гамәлгә ашыручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын финанс ярдәме күрсәтелә алмаган КУЭ субъектлары исәбеннән чыгара.

Утырышта шулай ук муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез мөлкәт объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты каралды. Документ күпфатирлы йорт төзү өчен кооператив әгъзаларының акчаларын җәлеп итүгә бәйле рәвештә торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеген контрольдә тоту һәм күпфатирлы йортларны өлешләп төзү өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыруны оптимальләштерүгә юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта, гамәлдәге законнар нигезендә, әлеге дәүләт вәкаләтләре түбәндәге муниципаль берәмлекләргә – Казан һәм Чаллы шәһәрләренә, шулай ук Яшел Үзән, Түбән Кама, Лаеш, Питрәч, Биектау, Югары Ослан, Алабуга һәм Әлмәт районнарына бирелгән. Башка районнар территориясендә күрсәтелгән дәүләт вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе гамәлгә ашыра. Сүз төзүченең һәм проект декларациясенең билгеләнгән таләпләргә туры килүе турында бәяләмә бирү, төзүчедән эшчәнлек башкару турында мәгълүмат һәм кварталлык хисап алу, региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыру, өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклап судка гаризалар белән мөрәҗәгать итү һәм башкалар турында бара.

Эшләнгән закон проекты 2027 елның 1 гыйнварыннан әлеге дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны Казан һәм Чаллы шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына гына калдыра. Барлык муниципаль районнарга карата вәкаләтләр 2027 елның 1 гыйнварыннан вәкаләтле республика башкарма хакимияте органы – Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан гамәлгә ашырылачак.

Бүген утырышта Татарстан Республикасы сатып алу эшчәнлеге өлкәсе хезмәткәре көнен билгеләү турындагы закон проекты каралды. Безнең республикада сатып алулар системасының 20 елдан артык тарихы бар. Республиканың дәүләт (муниципаль) сатып алулары өлкәсендә меңнәрчә белгеч җәлеп ителгән: контракт идарәчеләре, контракт хезмәтләре хезмәткәрләре, экспертлар. Һөнәрнең абруен күтәрү максатларында Татарстан Республикасы сатып алу эшчәнлеге өлкәсе хезмәткәре көнен гамәлгә кую һәм 5 апрельне бәйрәм итү датасы итеп билгеләү тәкъдим ителә, бу заманча сатып алулар системасына күчүне символлаштыра.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.