Татарстанның дүрт оешмасы Россиянең иң күп сөт җитештерүчеләре исемлегенә кергән

Татарстанның дүрт компаниясе Россиянең иң күп сөт җитештерүчеләре арасына керде.

Исемлекне Союзмолоко, Milknews һәм Streda Consulting әзерләгән.

«Кызыл Шәрык» агрохолдингы 2025 елда 109,2 мең тонна сөт җитештереп, әлеге рейтингта 15 нче баскычта урнашкан. «Продовольственная программа» агросәнәгать комплексы (102,6 мең тонна) – 19 нчы, «Камский бекон» (83,7 мең тонна) – 25 нче, ә «Ак Барс» холдинг компаниясе (74,6 мең тонна) – 29 нчы урында.

Татарстан компанияләренең күбесе узган ел белән чагыштырганда үз күрсәткечләрен яхшырта алган. «Продовольственная программа» агросәнәгать комплексы җитештерүне – 21,2, ә «Камский бекон» 13,8 процентка арттырган. «Ак Барс» беренче тапкыр иң зур 30 компания арасына кергән. «Кызыл Шәрык», җитештерү күләмен 4,7 процентка арттырып, рейтингта 15 нче урынны саклап калган.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



Новости