2027 елның 1 сентябреннән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре электрон рәвештә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетка килә башлаячак.
Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев сөйләде.
Аның сүзләренчә, яңа тәртип порталда расланган хисап язмасы булган һәм электрон документлар алудан баш тартмаган фатир милекчеләре өчен гамәлдә булачак. Депутат сүзләренчә, электрон форматка күчү бурыч түгел, ә хокук булып тора.
Россия Президенты Владимир Путин тиешле канунны 26 июльдә имзалады.



