«Земский укытучы» программасы буенча Татарстанга башка төбәкләрдән 72 педагог килгән

«Земский укытучы» федераль программасы эшли башлаганнан бирле Татарстан мәктәпләренә Россиянең башка төбәкләреннән 72 укытучы эшкә килгән.

Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасында узган утырышта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина хәбәр иткән. Анда ведомствоның төп максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу булган.

Аның сүзләренчә, программа буенча республика мәктәпләренә югары уку йортларын гына түгел, педагогика көллиятләрен тәмамлаучылар да килгән. Мәсәлән, Арча педагогика көллиятеннән өч белгеч, Чаллы педагогика көллиятеннән бер укытучы эшкә урнашкан.

Программа шартлары буенча авыл җиренә эшкә килгән укытучыларга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


Новости