Майлы колбасага бәйле түгел: табиб чирнең беренче «чаткысын» аңлатып үткән

Организмдагы теге яки бу шеш тукымаларның үсүен аңлата.

Нормаль хәл түгел бу. Ләкин кайберләре, әлләни куркыныч тудырмыйча, бер урында гына «утырса», бер ишләре зур хәтәр белән яный, чөнки күршедәге органнар һәм тукымаларга җәелергә мөмкин. Табиб-онколог Иван Карасев «5-tv.ru» белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән, дип яза «Российская газета».

Табиб әйтүенчә, соңгы вакытларда юан эчәктә яман шеш очраклары еш ачыклана. Аның сүзләренә караганда, чиргә шик төшсә, төп анализларны тапшырып, тирәнтен тикшеренү узарга кирәк. Иң элек канга гомуми анализ, биохимия анализы кирәк. Аларны тапшыргач, СОЭның зур булуына һәм төшмәвенә игътибар итәргә. Гемоглобинның кимүе, лейкоцитлардагы тайпылышлар да чиргә «төртеп күрсәтергә» мөмкин, дигән ул.

Белгеч басым ясап әйткәнчә, соңгы тикшеренүләр гел утырып эшләүнең, аз хәрәкәтләнүнең эчәкләрдә яман шешнең төп сәбәпләреннән берсе булып торуын күрсәткән. Шулай ук клетчаткасы аз булган ризык белән туклану да чиргә китерергә мөмкин, дигән ул.

Эчәкләрнең саулыгын тикшерү өчен һәр ел саен колоноскопия уздыру таләп ителә, дигән фикер бар. Табиб билгеләп үткәнчә, дөрес фикер түгел бу – биш елга бер мәртәбә тикшеренсәң, шул җитә. Шул рәвешле яман шешнең тәүге «чаткыларын» – полипларны тикшереп-барлап торырга мөмкин.

«Эчәкләрдә полиплар пәйда булса да, биш ел эчендә алар яман шешкә әйләнми әле», – дигән онколог. Моннан тыш ул майлы колбаса һәм сосисканың рак сәбәбенә әйләнә алмавын искәрткән. Чир сәбәбе түгел, ләкин күпкә китсә, чирне «өстерәп» чыгаручыларның берсенә әйләнә ала, дип аңлатып үткән табиб. «Чир эчәкләрдәге микроорганизмнарның үзгәрүенә бәйле. Моны булдырмас өчен азык-төлек җепселләре җитәрлек дәрәҗәдәге ризыклар белән тукланырга кирәк», – дип йомгак ясаган сүзенә онколог.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.



Новости