Рөстәм Миңнеханов һәм «Яндекс Транспорт» генераль директоры хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта узган «Иннопром» күргәзмәсе кысаларында «Яндекс Транспорт» генераль директоры Денис Касимов белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Рәисенә интеллектуаль транспорт инфраструктурасы системасы тәкъдим ителде. Ул җәмәгать транспорты хәрәкәтен реаль вакытта күзәтергә мөмкинлек бирә, түләүсез юл йөрүне үстерүгә, шулай ук уңайлы һәм технологик чишелешләр кертү исәбенә түләү культурасын күтәрүгә ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу система пассажирларга юлда уңайлы йөрүне шактый арттырачак, шулай ук ТР Министрлар Кабинетына бу проектны Түбән Кама мисалында сынап карарга кушты. Әгәр тәҗрибә уңай булса, аннары системаны республиканың башка муниципалитетларына да тәкъдим итәргә планлаштырыла.

Аннары Татарстан Рәисе катнашында Түбән Кама шәһәре, «Яндекс Транспорт» ҖЧҖ һәм «Социаль карта» ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



Новости