Зифа гәүдәле булырга теләүчеләр кайвакыт әллә нинди экспериментларга да риза. Диета тотуларсыз, спорт залына йөрүләрсез генә ябыктырабыз, дип вәгъдә итсәләр, бигрәк тә.
Шуны истә тотыптыр, соңгы вакытларда шәхси клиникалар сайтларында, аппетитны бетерү өчен колактагы акупунктур нокталарга ботокс уколлары ясыйбыз, дигәнрәк тәкъдимнәр пәйда була башлаган. «Российская газета» хәбәрчесе мондый процедураның файдалымы, әллә, киресенчә, файдасына караганда зарары күбрәкме икәнен белешү өчен Пирогов университеты профессоры Нина Киселевага мөрәҗәгать иткән.
Чыннан да, Көнчыгыш медицинасы раслаганча, безнең колагыбыз – организмның миниатюр күчермәсе. Анда төрле органнар һәм системаларга бәйле биоактив нокталар урнашкан. Шул исәптән баш мие һәм гипоталамуста урнашкан аппетит үзәге белән дә, дигән белгеч.
«Кытай медицинасында аурикуляр терапия кулланыла. Аппетитны киметү өчен колакка («аппетит» ноктасына) энә кадау ул. Болай эшләгәндә, пациент, чыннан да, азрак ашый башлый. Әмма бары тик бик тәҗрибәле рефлексотерапевт (гадәттә, Кытайда укыган) кына бу ноктаның кайда урнашканлыгын төгәл билгеләргә мөмкин. Ләкин нәкъ менә шундый белгечкә эләксәгез дә, укол белән генә эш бетми. Дәвалануның бу төре, һичшиксез, диета һәм массаж белән бергә үрелеп барырга тиеш. Кыскасы, укол кадатып кына ябыгып булмый. Уколлар тәмамлангач, авырлык кире кайтачак. Кытай галимнәре әлеге мәсьәлә буенча тикшеренү нәтиҗәләрен дөньяга чыгарды да инде», – дип билгеләп үткән профессор. Икенче ягы да бар. Белгеч әйтүенчә, ботокс уколлары косметологиядә, кайбер чирләрне дәвалауда киң кулланылса да, сәламәтлеккә билгеле бер куркыныч белән яный. «Уколның сөйләмгә зыян салу, битне кыйшайту куркынычы бар. Хәтта йотуга зыян салу ихтималы да юк түгел», – дип кисәткән белгеч.
Аның сүзләренә караганда, аппетитны киметүнең бернинди хәтәр белән янамый торган «этәргечләре» бар. «Мәсәлән, мин ябыгырга теләүчеләргә ваниль, грейпфрут майларын кулланырга киңәш итәр идём. Шулай ук дарчин (корица) кайрысы кисәкләрен чәйнәргә мөмкин», – дип киңәш иткән Нина Киселева.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.



