Зәңгәр төс – ирек төсе: Казанда унынчы тапкыр «Fashion Iftar» чарасы узды

14 март көнне «Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә унынчы тапкыр Рамазан аеның матур вакыйгасы – «Fashion Iftar» узды. Чара 1200 хатын-кызны җыйды. Әйтергә кирәк, мәҗлес елдан-ел үзенең масштабын киңәйтә бара.

Хатын-кыз иреге һәм татар мәдәнияте темаларына багышланган ифтарның төп төсләре итеп, быел зәңгәр һәм күк төсләр сайланды. Бу шартны кунаклар да төгәл үтәгән иде: меңнән артык хатын-кыз киемнәрендә нәкъ менә шушы төсләрнең матурлыгын һәм татар милли бизәкләрен оста күрсәтә алды. Ә кунаклар арасында рәсми затлар да, Россиянең, республиканың төрле шәһәр-авылларыннан килүчеләр дә, шулай ук, оештыручылар вәгъдә иткәнчә, сәламәтлеге чикле хатын-кызлар да бар иде.

Шулай ук быел кунаклар төрле бүләкләр белән кайтып китте. Иң зур бүләк – олы хаҗга, волонтёрлар арасында гомрә хаҗына юлламалар уйнатылды. Шулай ук зур бүләкләрнең берсе гыйбадәт бүлмәләрен бизәү белән шөгыльләнүче оешмадан булды. Бүләкне отучы исеменнән мәчеттә гыйбадәт зонасы төзеләчәк.

Ифтар мәҗлесенең төп үзенчәлеге – мода күрсәтү. Быел үз эшләрен унга якын танылган бренд һәм остаханәләр күрсәтте. Матур чыгышлар Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина, җырчы Мелек, Илүзә Хуҗина һәм «Ямьле» төркеменең җырлары белән үрелеп барды .

Мәҗлесне оештыручы Җәннәт Минһаҗева кунакларны сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. Ул Казанда Мөселман хатын-кызлары өчен Ресурс үзәге булдыру нияте турында игълан итте. «Хатын-кызлар үзләрен имин һәм уңайлы хис итә алырлык Ислам үзәге төзергә телим», – диде Җәннәт Минһаҗева.



Новости