Казанда 17-19 июньдә узачак «Россия – АСЕАН» саммитын уздыру көннәрендә өстәмә 80 электропоезд билгеләнәчәк. Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Поездлар 30 минуттан 1 сәгатькә кадәр интервал белән йөриячәк. Чарада катнашучыларга һәм кунакларга уңайлы булсын өчен составлар саммит уздырыла торган урынга – «Казан Экспо»га – тукталышларсыз гына барачак.
Саммитны транспорт белән тәэмин итүдә алтынчы вагонлы яңа буын ЭПЗД серияле электропоездлар кулланыла. Вагоннар гаджетларны зарядкалау өчен розеткалы эргономик урыннар, зур багаж киштәләре, һаваны зарарсызландыручы климат системалары белән җиһазландырылган һәм хәрәкәт итүе авыр булган пассажирларны йөртү өчен тулысынча җайлаштырылган. Поездлар салон эчендә һәм түбәсендә видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, бу транспорт хәвефсезлегенең барлык заманча таләпләренә туры килә.
Шул ук вакытта Казан – Аэропорт маршруты буенча йөрүче даими шәһәр яны поездлары бу чорда үзгәртелгән график буенча йөриячәк.
Өстәмә тимер юл поездлары графигы турында тулырак мәгълүматны пассажирлар:
- РЖД ААҖ сайтында;
- «Содружество» ААҖ пригород компаниясе сайтында;
- РЖД ААҖ Клиентларны яклау үзәгендә 8 (800) 775-00-00 номеры аша;
- Тимер юл вокзалларының мәгълүмат хезмәтендә;
- Шәһәр яны билет кассаларында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.



