Россия Президенты Владимир Путин Россия – АСЕАН саммиты кысаларында Бруней солтаны Хассанал Болкиах белән очрашты. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сөйләшүләр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, быел 1 октябрьдә ике дәүләт арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 35 еллыгы билгеләп үтелә.
«Узган елларда безнең дәүләтара элемтәләр дуслык һәм үзара файдалы хезмәттәшлек нигезендә тотрыклы рәвештә үсте һәм хәзер алар югары дәрәҗәдә», — диде Путин.
Ул искәртеп үткәнчә, илләр арасындагы товар әйләнеше уңай динамика күрсәтә һәм 1 миллиардка якынлашты.
«Ягулык-энергетика һәм башка тармаклардагы хезмәттәшлекне үстерү буенча системалы эш алып барырга мөмкинлек бирә торган ике яклы Хөкүмәтара комиссия булдыру турында да уйларга мөмкин», – диде Россия лидеры.
«Туризм һәм гуманитар алмашу өлкәсендә зур потенциал бар», — дип өстәде РФ Президенты.



