Туган көнегезгә яки башка уңайдан сезгә аллергия бирә торган чәчәк бүләк иттеләр, ди. Мондый очракта нишләргә? Чәчәк бәйләмен ташларга ашыкмагыз. Зыянын бетерү өчен, аңа су бөркергә кирәк. Бу төп аллерген саналган серкәне юкка чыгарачак. Чәчәк бәйләме торган өстәлне дә дымлы чүпрәк белән сөртеп алырга кирәк.






