Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Мәмләкәте делегациясе белән очрашты. Очрашу ПМЭФ-2026 чаралары кысаларында узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Безнең ил Бәхрәйн Мәмләкәтен көнчыгыш төбәктә мөһим сәүдә-икътисадый һәм инвестицион партнёр буларак карый», – диде Рөстәм Миңнеханов, Финанслар һәм милли икътисад министрына, Сәнәгать һәм сәүдә министрына мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Рәисе кыскача Бәхрәйн белән хезмәттәшлек планында нинди эш алып барылуы турында сөйләде.
«Узган ел AAOIFI Казанда дөньяда беренче вәкиллек офисын ачты», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
«Бәхрәйн – Якын Көнчыгышның финанс үзәкләренең берсе. Татарстан ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча Россиядә сынау төбәге булып тора. Безнең предприятиеләр Бәхрәйндә эшләргә әзер», – дип ассызыклады ул Бәхрәйн Мәмләкәте делегациясе әгъзалары белән очрашу барышында.




