Татарстанда 1,9 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

Республика буенча торак төзелешенең гомуми планы 63%ка үтәлгән — 1 млн 993 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 74%ы тапшырылган. Бу гомуми мәйданы 776 мең кв. метрдан артык булган 84 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека программасы буенча еллык план 49%ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 73 мең кв. метрдан артык булган 32 йорт төзелеше тәмамланган.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 142 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планнан 58%.

Гадәттәгечә дүрт категорияне үз эченә алган аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында.

Бу ятим балалар — быел 641 торак алучы. Бүгенге көнгә федераль бюджеттан финанслашу хисабына 49торак урын сатып алу буенча дәүләт контракты төзелгән. Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 4 июньдә икенче дәүләт контракты кысаларында 183 торак урын сатып алу буенча контракт төзү хокукына аукцион игълан итте.

Киләсе категория — 5 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр. Бүгенге көндә торак урыннары алу өчен 22 сертификатның 8е гамәлгә ашырылган. Калган 14 сертификат иясе өчен торак урыннарны сайлап алуны республиканың Дәүләт торак фонды алып бара.

Яшь гаиләләр категориясе буенча — 61 торак алучы. Шулардан 35 гаилә субсидия акчасыннан файдаланган. Калган гаиләләр торак базарында фатирлар сайлауны дәвам итә.

Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр — бу категориягә быел 3 кеше керә. Бүгенгә ике сертификат рәсмиләштерелгән, шуларның берсе гамәлгә ашырылган. Икенче гаилә торак сайлау эшен дәвам итә.

Социаль объектлар төзү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат. Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программасына 14 объект керә. Юлларны төзекләндерү буенча 8 объект буенча контрактлар төзелгән. Су белән тәэмин итү челтәрендәге 6 объектның икесе буенча контрактлар төзелгән. Калган объектлар буенча контрактация июльнең беренче яртысына кадәр планлаштырылган.

Юлларны төзекләндерү программасы буенча Тукай һәм Лаеш районнарында урнашкан ике объект эшкә алынган. Арча һәм Лаеш районнарында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү буенча эшләр шулай ук ике объектта алып барыла.

«Мәгариф» өлкәсендә 7 гомуми белем бирү учреждениесе төзелеше дәвам итә, аларның гомуми үтәлеше 53% тәшкил итә. Балалар бакчалары төзелеше буенча үтәлеш планлаштырылган күләмнең 50%ын тәшкил итә.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча Казанда стационарның кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше дәвам итә. Башкарылган эшләр күләме 49% дип бәяләнә.

Спорт министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программаларга 14 объект кертелгән. 4 ябык футбол манежы төзелеше буенча эшләр 36% тәшкил итә.

Универсаль спорт мәйданчыкларын төзү эшләре 33%ка башкарылган. Хисап чорында Югары Ослан һәм Чүпрәле районнарында ике объект төзелеп беткән.

Зур спорт объекты — Футболны үстерү үзәге төзелеше буенча төзелеш эшләре 81%ка үтәлгән.

Боз ареналары төзелеше планнан 34%ка үтәлгән.

«Мәдәният» тармагы буенча быел 7 объект төзелә. Күп функцияле үзәкләр төзелеше буенча эшләр 69%ка башкарылган.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган балалар сәнгать мәктәпләре төзелеше буенча төзелеш-монтаж эшләре 27%ка башкарылган.

Экология өлкәсендә Казанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Биредә планлы эш күләменең 94%ы башкарылган.

Яшьләр сәясәте буенча агымдагы елда 7 объект төзеләчәк. Балаларны савыктыру лагерьларын төзү эшләре 61%ка башкарылган. Узган ярты айда Зеленодольск районында бер объект төгәлләнгән.

Башка ике республика программасы кысаларында быел 27 объект төзеләчәк. Башкарма комитетлар төзелеше буенча эшләр 67%ка башкарылган. Хисап чорында Әлки һәм Алексеевск районнарында ике объект төзелеп беткән. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү буенча үтәлеш 73% билгесендә теркәлә.

Агымдагы елда 51 җәмәгать территориясе төзекләндереләчәк. Республиканың 38 муниципалитетында 47 объект эшли. Үтәлеш 11% тәшкил итә. Узган ярты айда Югары Ослан районында бер объект төгәлләнгән.

Быел республиканың инженерлык инфраструктурасы 6 республика һәм 2 федераль программа кысаларында модернизацияләнә. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү кысаларында 81 объект буенча контрактлар төзелгән, калган 14 объект буенча контрактлар июнь ахырына кадәр төзеләчәк. Әлеге программа буенча үтәлеш 17% тәшкил итә. Хисап чорында 12 муниципаль берәмлектә 19 объект төзелеп беткән.

Газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча 27 объект буенча контрактлар төзелгән, калган 3 объект буенча контрактлар июнь аена планлаштырылган. Программаның барлык контрактлы объектлары эштә. Бүгенге көнгә үтәлеш 22% тәшкил итә.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең республика программасы буенча 83 объект буенча контрактлар төзелгән, калган 26 объект буенча контрактлар июль ахырына кадәр билгеләнгән. Подряд оешмалары тарафыннан 48 объект эшкә алынган. Үтәлеш 4% тәшкил итә. Хисап чорында Нурлат, Түбән Кама һәм Сарман районнарында 7 объектта эшләр төгәлләнгән.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль проекты кысаларында эшләр 56% ка үтәлгән. Узган ярты айда Чаллы шәһәрендә өч объект төзелеп беткән.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү программасы буенча эшләр 39%ка башкарылган.

Капиталь төзелеш, газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау эшләре 38% тәшкил итә. Узган ике атнада республиканың Питрәч районында бер объект төгәлләнгән.

Шулай ук подряд оешмаларында торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу программасының 169 объекты эшләнә. Алар буенча эшләр 28%ка үтәлгән.

«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектлар буенча эшләр 33%ка башкарылган. 8 объектта эшләр бара.

Җитештерүдә имгәнү очраклары турында мәгълүмат. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуга юл куймау максатыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар һәм контроль-күзәтчелек органнары төзелеш мәйданчыкларын даими нигездә тикшерәләр. Агымдагы ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 1241 тикшерү уздырган, шул исәптән 738е төзелеш объектларына барып. Хокук бозучыларга карата дисциплинар йогынты чаралары 666 тапкыр кулланылган.

Шул ук чорла Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан административ җаваплылык турында 280 карар чыгарылган. Гомумән алганда, ел башыннан ведомство тарафыннан 683 тикшерү оештырылган.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре ел башыннан бирле 1302 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча 2762 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 2591е бетерелгән.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Новости