Казанның Идел буе районындагы кайбер бистәләр һәм микрорайоннар бер тәүлеккә сусыз калачак. Чикләүләр «Мирный» су алу җайланмасында коллекторны һәм арматураны алыштыру белән бәйле.
Бу хакта «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр итә.
Су бирү 9 июльдә 09:00 сәгатьтән 10 июльдә 09:00 сәгатькә кадәр туктатылачак.
Тынычлык, Дәүләки, Отар, Петровский, Иске Победилово, Кояшлы бистәләрендә һәм Идел буе районының кайбер урамнарындагы йортларда яшәүчеләр сусыз калачак. Адресларның тулы исемлеге Водоканалның MAКСтагы каналында урнаштырылган.
Автоцистерналарга гаризалар авария-диспетчерлык хезмәтенең 231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.
Халыкка алдан ук су җыеп куярга кирәклеге турында искәртәләр.




