17 июльдә Әлмәттә «Мирас» спорт комплексы базасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Рәисе II Кубогының муниципаль этабы узачак.
Катнашучыларга ике дисциплинада (йөзү һәм пычак ыргыту) үз осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Турнир «Россия спорты» программасы ярдәмендә һәм Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» проекты кысаларында оештырыла.
Муниципаль сайлап алу этаплары Татарстанда майдан октябрьгә кадәр уза. Җиңүчеләр 2026 елның декабрендә Татарстан Рәисенең II Кубогы финалында очрашачак.
Турнир ачылган көнне катнашучылар һәм кунаклар өчен фотокүргәзмә оештырыла. Экспозициядә фронт тормышын сурәтләнгән фотолар тәкъдим ителәчәк.





