Казан күчемсез милеккә бәяләр арту буенча миллионлы шәһәрләр арасында бишенче урынны яулаган

Казан күчемсез милеккә бәяләр арту темплары буенча халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында бишенче урынны били.

Июльдә әзер торакның бер квадрат метр бәясе июнь белән чагыштырганда 1,4 процентка арткан һәм 238,6 мең сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан башкаласы Мәскәүне узып китте, анда үсеш 1 процент дәрәҗәсендә иде, дип хәбәр итә «РБК Недвижимость».

Рейтингның лидеры — Красноярск (1,8 процент, квадрат метры 149,3 мең сумга кадәр). Беренче бишлеккә шулай ук Екатеринбург (+1,7 процент, 168,7 мең сумга кадәр), Түбән Новгород (+1,7 процент, 186,4 мең сумга кадәр) һәм Чиләбе (+1,5 процент, 124,2 мең сумга кадәр) шәһәрләре кергән.


Новости