Нияз Сафиуллин: «20 ел гармун тарттым, минемчә, мин атказанган исеменә лаек»

Нияз Сафиуллин: «20 ел гармун тарттым, минемчә, мин атказанган исеменә лаек»

Элек гармунчы булып йөргән, ә соңгы ике елда җырчы буларак танылган автор-башкаручы, композитор Нияз Сафиуллин белән интервью тәкъдим итәбез.

Нияз абый, сезнең музыкаль белемегез бармы? Остазларыгыз кем?

Минем югары музыкаль белемем бар. Остазларым: баян буенча – танылган баянчы — Рәгъде Әбелфатыйх улы, вокал буенча – Зәйтүнә Әкрам кызы.

Хәзер эстрадада профессиональ белеме булмаган җырчылар күп, моңа ничек карыйсыз?

Минемчә, музыкаль белем булырга тиеш. Бик сирәк очракта гына халыктан җырчы чыгарга мөмкин.

Эстрадада яшь җырчылардан кемнәрне тыңлыйсыз?

Миңа 90 нчы еллардагы «дискотичный» җырлар ошый. Мин андый стильдәге җырларны берничә ел ошатып йөрим инде. Үземә дә шундыйрак җырлар яздырырга кирәк дип уйлап йөргән идём, тик бөтен җырчылар, шул исәптән Илсөя Бәдретдинова бу стильгә күчкән икән.

Кемнәрне тыңлыйсың, дигәндә, рус эстрадасыннан «Руки вверх» ише башкаручыларны яратам мин. Татар эстрадасыннан Илнат Фәрхуллин, дияр идём, бер җыры – «Яшьлек язым» ошый.

Ә вокал ягыннан Ришат Төхвәтуллин ошыймы?

Миңа күбрәк элеккеге җырчылар – Мирсәет Сонгатуллин, Вил Усманов, Салават Фәтхетдинов, Зәйнәб Фәрхетдинова ошый. Алар дөрес җырлый. Ә хәзер бит эстрадада җыр башкару ничек килеп чыга – шулай, дөресме-юкмы, җырчы барыбер башкарып чыга инде аны ничек тә булса.

«Гармун тартып кына акча эшләп булмады»

Сезгә «җырчы – җитди һөнәр түгел, башка һөнәр сайла» дип әйтүчеләр булдымы?

Булды, әле дә шулай язалар. «Җырлама, гармуның тартып йөр», — диләр. Гармун тартыргамы, тартмаскамы – үзем хәл итәм. Хәзер көнчеләр күбәеп китте шул. Татар эстрадасында дуслык бар дип уйлый идём, ул юк икән. Берничә кеше дөрес киңәш биргән булалар, үзләре эчтән яна.

Популярлык арткан саен, дуслар кими алайса.

Әйе, нәкъ шулай. Әгәр социаль челтәргә берәр тупас видео урнаштырсаң, сиңа җырчылар «лайк» куеп утыра, ә яхшы, халыкка ошый торган видеога юк.

Шул «берничә» җырчы кемнәр ул?

Эстрадада аралашкан җырчылар бар инде ул, тик мин калганнарын да «дошман» димим. Шул ук Филүс Каһиров белән күрешкәндә сөйләшәбез, чөнки ул да безнең якта музыкаль училище бетергән. Гөлдания Хәйруллина белән соңгы көннәрдә эшләп алдык, Башкортстаннан Әминә Галимова исемле бер җырчы кыз белән дә эшлибез. Әйткәнемчә, бернинди җырчы белән дә дошманлашкан юк, әмма кеше хәзер бер-берсенең уңышына сөенә белми.

Ә менә эстрададан тыш дусларым миңа һәрвакыт терәк булып, ярдәм итеп торалар, зур рәхмәт аларга. Соңгы арада бик күп җырлар авторлары булган Руслан Чернов һәм Айдар Минһаҗев белән эшли башладым, алар бик ярдәмчел кешеләр.

Үзегездә берәр җырчыга карата көнләшү хисе бармы?

Юк, ник көнләшим, минем бөтен әйберем бар, ышан, Фирүзә. Акча әкрен генә барлыкка килә башлады, яшәргә урыным бар. Нәрсәгә көнләшергә була, минемчә, көнләшү ул – чир.

Иҗаттан килгән акча гаиләне тәэмин итәргә җитәме?

Әгәр эш булса – җитә. Гармун тартып кына акча эшләп булмады. Кредит, ипотеканы ябарга да җитми иде ул акча. Мин Ринат Рахматуллин, Вадим Захаров төркемендә гармунчы булып эшләдем, алар миңа: «Без сиңа пиар ясыйбыз, сине танытабыз», — диделәр. Тик популяр ясый алмадылар, гармун тартканымны беркем белмәде. Җырчы буларак чыгышлар ясый башлагач, «Син кайда йөрдең соң, сине күргән булмады», — дия башладылар. Мин 20 ел гармун тартып йөргәнемне, Ринат Рахматуллин, Вадим Захаров төркемнәрендә эшләвемне әйткәч, «Без сезне белмибез», — дип җавап бирделәр.

Ә хәзер бу ике җырчы белән сез нинди мөнәсәбәтләрдә?

Берсе белән дә аралашканым юк. Мин барыбер әкрен генә җырлауга әзерләнә идём, чөнки, әйткәнемчә, гармун белән әллә ни акча эшләп булмый. Ул 500 меңлек гармунның бәясен кайчан аклыйсың әле. Гастрольләрдә йөрисең, аппаратура ташыйсың, әле гаиләне дә карарга кирәк.

Элегрәк мин күзлек кия идём, аннары күзгә операция ясаттым. Операциягә бер атна кала, клиникага барып, анализлар бирдем. Шул вакытта табиб миңа: «Операцияне ясыйбыз да, шул көнне үк кайтарып җибәрәбез», — диде. Чабаксарга машинада бардым, үзем руль артында кайтмакчы да идём. Тик операциядән соң хәлем начарайды, күзләрем тулысынча чия төсендә иде. 10 көнгә хастаханәдә калдым. Ә ул вакытта мин Вадим Захаров төркемендә эшли идём, тик хәлем начарайгач, концертка барып эшли алмадым. Шуннан соң Вадим исемле кеше миңа «Син мине «подводить» иттең», — диде, үпкәләде. Ә мин бит махсус хәлемне начарайтмадым, сәламәтлек шундый әйбер инде, кайчан кайсы җир авыртачагын алдан белеп булмый. Әзрәк кешелеклерәк булырга кирәк.

Ярый күзгә операция ясаттым, шундый сынаудан соң гына кемнең кем икәнен аңладым, кешеләрнең чын йөзе ачылды. Вадимга эш кирәк чакта, эш белән тәэмин иткәне өчен рәхмәт, әмма авырлык килгәндә шулай «юл чатында» калдырыр дип уйламаган идём.

Хәлегезне дә сорашмадымы?

Юк, хәлемне сораучы булмады да. Ул вакытта машинам кредитта, ипотекам бар. Шул чакта аңа акча керә башлаган чак иде, заманында «дус» итеп йөрде, тик бу очракта берничек тә ярдәм итмәде. Ярдәм түгел, хәбәргә дә чыкмады. Мин дә аны чын дус итеп күрә идём. Хәзер, бернигә карамый, халык алдында елмаеп йөри.

«Кеше белән хәзер акча идарә итә кебек»

Карантин ише чикләүләр кертелсә, гаиләне ничек «ашатачаксыз»?

Безгә беркайчан да эш бетми, кулымда гармун бар, каядыр утырып булса да уйнармын (көлә). Ә болай мәҗлесләр булып тора, чакырып торалар, аралашкан кешеләр дә шактый, шуңа эш булачак.

Быел Сабантуйларда күп эшләдегезме?

Әйе, ике ел инде үз төркемем белән йөрим. Миллион ярымга аппаратура алдык, хәзер автобус та аласы иде. Аллаһ боерса, шул автобуска барысын да төяп, районнарга чыгарга исәп инде.

Мине бер әйбер бик борчый. Кеше белән хәзер акча идарә итә кебек. Кесәсенә бераз акча керә башлагач, кеше «дус»ны да, үзенә карата кылынган бөтен яхшылыкларны да оныта. «Хәерче баемасын – исерек айнымасын» дип юкка гына әйтмиләр инде.

Гармунчыларга караганда җырчылар арасында конкуренция көчлерәктер?

Алай димә, баянчылар арасында да конкуренция көчле иде ул, җырчылар арасында да шулай ук. Һәр җырчының үз тамашачысы бар икән ул, шул ук вакытта һәр тамашачының яраткан җырчысы бар. Бәйрәмнәргә, туйга чакыралар, бөтен җырчыны да дәшеп булмый бит.

Хәзер яхшы гармунчы табуы да авыр димәкче буласызмы?

Әйе, бик авыр. Берсен дә хурлап әйтүем түгел, тик төркемемдә ничә гармунчы алыштырдым. Консерваторияне бетерүчеләр дә юньләп гармунда уйный белми, нәрсә генә өйрәтәләрдер анда.

Төркемегездәге баянчыгыз сезнең баянда уйный бит, әйеме?

Әйе. Бездә Гүзәл Габбасова исемле кыз эшли, аның белән параллель төркемдә музыка кораллары бүлегендә Илназ исемле баянчы укыган, менә шул егет белән эшләдек. Әле берничә көн элек шалтыратып: «Нияз абый, мин быел сезнең төркемдә эшли алмыйм», — дип әйтте. Аның сәламәтлеге белән проблемалары бар иде, кан басымы төшеп бетеп, юлда да хәле начарайган очраклар булды. Хәзер 3-4 кандидат бар, берәрсен сайлап алып, сентябрьдә аның белән эшләячәкбез. Гармунчы ул гәүдәле дә, матур да булырга һәм гармунда да уйный белергә тиеш. Сәхнәгә чыгып басып кына булмый. Халык миңа: «Син үзең гармунчы, ә гармунчың уйный белми», — дип әйтә ала бит.

«Җырларны берничә тапкыр гына сатканым булды»

Барлыгы ничә җырыгыз бар?

Бик күп алар, 200дән артыктыр. Башка җырчыларга да җырлар язып биргәч, тагын да арта, шуңа өстәп, 2007 елларда спектакльләргә дип тә иҗат иткән җырларым бар. Хәзер берәр җырчы мин язган җырны башкарып, «Бу җыр синеке», — дисә, танымас та идём үземнеке икәнен.

Әле күптән түгел «Алтын алма» дигән җыр чыгардым, бөтен өмет аңа инде. Әлегә радиодан да матур кайтавазлар килеп тора, тыңлаучылар ошата.

Концертыгызда «Җырларымны җырчыларга бирәм дә, алар автор мин икәнен әйтмиләр иде», — дидегез. Хәзер әйтә башладылармы, популярлык арткач?

Әйе, алдан әйтмиләр иде, хәзер кайберләре исемемне атый башлады. Кайвакыт үзем дә ышанмый исемемне әйткәннәренә.

Күбрәк җырларны кемнәргә сатасыз?

Җырларны берничә тапкыр гына сатканым булды, гадәттә, бушка бирәм. Барыбер кайчан да булса «Пирамида»да, йә «Уникс»та иҗат кичәмне оештырачакмын бит, аларны җырларга чакырырмын, Аллаһ боерса. Соңгы арада җырларымны күбрәк Башкортстан җырчылары сорый, тик татар эстрадасы җырчыларына да шактый күп җырларымны бирдем.

Бушка бирәм, дисез, кызганмыйсызмы? Ул бит барыбер сезнең хезмәт.

Юк, алар бит үзләренчә җырлый. Шулай бер җырчыга җырымны биргәч, ул башка аранжировка эшләткән иде – аныкы сүлпән генә килеп чыкты. Шул ук җырга минем аранжировка күпкә уңышлырак булды. Җырчының үзенә дә аранжировкасын үзгәртергә кирәк, дидем. Аның 5 меңгә ясалган аранжировкасы минем 50 меңгә ясатканнан начаррак булды шул. Сыйфатлы әйбер очсыз булмый.

«Хәния апа кебек гади, рәхәт җырчылар юктыр да»

Сезнең дуэтларыгыз юк, бугай?

Әминә Галимова белән дуэтыбыз бар, аның «Гомер» дигән җырын чыгардык. Бу җырны беренче Ринат исемле бер егет җырлаган булган, тик ул аны чыгара алмады. Без бу җырны яздырып, Интернетка куйдык, 10 көндә 400 мең тыңлау җыелган.

Тагын кемнәр беләндер дуэт эшлисегез киләме?

Килә, тик алар ризалашмаслар. Бер караганда, бәлки каршы да килмәсләр. Зәйнәб Фәрхетдинова белән дуэт эшләр идём. Хәния апа Фәрхи исән булса, «Әйдә, Нияз, җырлыйк әле», — дигән булыр иде, чөнки мин аның төркемендә алты ай эшләдем. Бик әйбәт, җылы мохит иде. Хәния апа кебек гади, рәхәт җырчылар юктыр да, ә, бәлки, бардыр да... Менә Гөлдания апа белән аралаштым күптән түгел, ул да гади, үзебезнең кеше икән. Ә калганнар үзләрен өстен тоталар. Акча күргәч, барысын да акча хәл итә дип уйлыйлар. Бер кешегә: «Синдә акча бар — кешең юк, миндә кеше бар – акча юк», — дигәнем бар. Баланс кирәк, акчалы гына булып булмый.

Хәния апада 6 ай эшләдем, дисез, нигә киттегез?

Бу 2011 еллар иде, социаль ипотека вакытлары. Хәния апа белән гастрольләргә йөрдем, шул ук вакытта театрда да эшләдем. Тик концертлар куеп йөргәч, театрда эшләргә вакыт калмый иде. Көннәрдән бер көнне миңа шалтыраттылар да: «Без сине эштән чыгарабыз, эшкә йөрмисең», — диделәр. Кумагыз, дип сөйләштем инде. Хәния апаның ире Гәбделхәй абый янына бардым да, барысын аңлаттым. Ул миңа: «Нияз, болай йөреп булмый, син фатир ал, аннары теләсә нишлә, киләсең килсә – безгә кил, алырбыз, «килмим» дисәң дә үпкәләмибез, иң мөһиме – торак», — диде. «Дөрес әйтәсең», — дидем дә, аннан киттем. Әле хәзер дә мине гел яхшы яктан искә ала, аралашып торабыз.

Ринат Рахматуллин яки Вадим Захаров дуэт җырларга тәкъдим итсә, ризалашыр идегезме?

Юк, хатын-кыз дуэт яздырырга тәкъдим итсә – ризалашам, ир-атлар белән беркайчан да ризалашмыйм. Мин бит «нормальный мужик». Әгәр бертуганым булса, ярар әле, ә башкалар белән – юк. Алар миңа тәкъдим итмәс тә.

Ринат Рахматуллинның хатыны үзеннән күпкә яшь, сезнеңчә бу нормальме?

Юк, нормаль түгел, яшь аермасы 10 елдан да артса, артыкка китә. Яшьрәк чакта беленмидер, тик иренә 80 яшь, ә хатынына 50 яшь булса – бу яшь сизелә бит.

«Яшьләр белән җиңелрәк»

Төркемегездә яшьләр генә эшли, аларны яхшы хезмәт хакы белән җәлеп итәсезме?

Ышан, Фирүзә, минем аларны бер дә кыерсытканым юк. Ашатам-эчертәм, барып алам, такси кирәк булса, анысын да түлим. Сабантуйларда эшләгәч, мин аларга акчаны күбрәк итеп тә бирәм, артык эш йөкләмим, гел карап, саклап, кадерләп кенә торам. Әле күптән түгел генә бер җырчы төркемендәге музыкантларга акыра, сүгенә икән дип ишеттем. Алай булмый бит инде, әле яшисе, эшлисе бар. Хатын алар белән бераз катырак булырга кирәк, алайса, муеныңа менеп утырулары бар, ди. Андыйлар да очрады эшләү дәверемдә.

Тормышта үземнән олырак та, яшьрәк тә кешеләр белән аралашып яшим. Яшьләр белән җиңелрәк, алар миңа ничек эшләргә кирәк икәнен әйтеп җибәрә, заман белән атларга ярдәм итә, яңача уйлыйлар.

Башкортстанга гастрольләр белән барырга җыенмыйсызмы?

«Алтын алма» дигән җырым чыкты да, бик күп кеше кызыксынып китте. Башкортстанның «Роксана», «Юлдаш» радиоларына ротациягә бирергә тәкъдим иттеләр. Сентябрьдән шунда биреп, Яңа елдан соң, Башкортстанга чыгарга исәп.

Эстрадада җырчыларга «Татарстанның атказанган артисты» исемен бик еш бирә башладылар. Алар барысы да моңа лаекмы икән?

Биргәннәр икән, димәк лаектыр инде, нишләтәсең. Халыкның фикерен күреп, укып торабыз. Кайберсе бер җыр чыгара да, атказанган артист була.

Ә үзегез бу исемне кайчанрак алырмын дип көтәсез?

Фирүзә, дөресен генә әйткәндә аның документлары 1-2 ел ята инде. Бәлки, бу интервьюны күргәч, исем биреп тә куярлар. 20 ел гармун тарттым, хәзер төркемем белән 3 нче ел татар халкына хезмәт итәм. Шуңа, бәлки, күреп алырлар да, бирерләр, белмим бит.

Алайса үзегезне бу исемгә лаек дип саныйсыз?

Үзең ничек уйлыйсың, мин, 20 ел гармун тартканнан соң, лаекмы икән, юкмы икән. Бер җыры булган кешегә бу исем бирелгәч... Минемчә, мин исемгә лаек. Бу минем генә фикерем дә түгел, халык та миңа: «Ник син атказанган артист түгел соң», — ди. «Вакыты җитмәгәндер инде», — диям, тагын нәрсә дип җавап бирим.

«Дөньялар тыныч түгел, ә ниндидер блогер шигырь бүлеп ята»

Сезнең тирәдә «хайп» та еш күренгәли. Шул ук Гөлүс Хәбибрахманов белән дә аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан иде.

Гөлүс белән бик кызык килеп чыкты. «Кайсы җырчыны лаеклы ялга җибәрәбез?» дигән сорауга җавап биргәндә, аңа төрле вариантлар тәкъдим иткәннәр. Бу вариантлар арасында мин – эстраданың иң текә җырчылары исемлегендә, ул бит аларны атый алмый. Шул ук Салават Фәтхетдинов дип әйтеп карасын әле, аны табачаклар һәм урынына утыртачаклар. Гөлүснең мине сайлавы, бер караганда, минем өчен пиар да булды, бер караганда, «Мин боларның берсен дә җибәрмәс идём, үзем китәр идем», — дип тә әйтеп, кызык ясап була иде. Ул миңа шалтыратып, бу хәлләргә ачыклык кертергә дип, бер видео яздырырга тәкъдим итте, янәсе бу хайп өчен генә булган. Мин аңа: «Үзең башлагансың – үзең хәл ит», — дидем дә, трубканы куйдым.

Шуннан соң аралашмыйсызмы?

Аралашабыз, хәлләрне сорашып торабыз.

Сезнең блогер егет белән дә низаг туган иде. Бу хәл ахыр чиктә судка барып җиттеме?

Айдар Минһаҗевтан алган шигырьне алып, ике ел үткәч, аранжировка ясаттым. Җырны чыгарыр алдыннан гел халык белән киңәшләшәм, шуңа бу җырны да социаль челтәргә урнаштырдым. Блогер Ирек Шәехов моны күреп, мине «карак» итеп калдырды. Айдар ялгышлык белән бу шигырьне ике кешегә биргәндер инде. Шулай итеп, безнең бу егет белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты, бактың исә, җырның сүзләре бер, ә көе төрле булса да. Ул миңа: «Нигә җырны сатып алуга, яздырып чыгармадың», — дип дәгъва белдерде.

Ирек бу хәлне сөйләгән видеоны социаль челтәрдә таратты, миңа «карак» дигән яла якты. Бу сүздән «чистарыныр» өчен, ул видеоны бетерергә кирәк. Егеткә берничә тапкыр шалтыратып та әйттем, Актаныш районында бәйрәмдә күргәч тә, бетереп ат яхшы чакта, дидем. Ул аны аңламады. Ярар, әлегә тынычлансын, җәе яхшы гына үтсен, көзгә бу хәлгә ачыклык кертербез.

Халык кем яклы булды?

Төрлечә булды, җырны беренчерәк ул чыгаргач, аны яклаучылар да табылды, кайберәүләр минем яклы да булды. Халык шагыйрьнең ялгышканын аңлады.

Беләсеңме, монда дөньялар тыныч түгел, ә ниндидер блогер шигырь бүлеп ята. Миңа димәгәе, аңа 8 көй язсын. Бу егет дөрес эшләмәде, минем аркылы пиар ясады, шул исәптән, үзенә 10 мең язылучы җыйды.

«Беренче хатыным белән күптән сөйләшкән юк»

Сез беренче хатыныгыз белән аралашасызмы?

Аның белән күптән сөйләшкән юк, ә улым белән аралашабыз. Аңа 24 июльдә 15 яшь тулды. Ә элеккеге тормыш иптәшем малайга нәрсәдер алырга акча кирәк булса, яза. Ярдәм итәм, җибәрәм.

Монда да акча...

Әйе, акча гына кирәк. Хәзер, гомумән, кеше бөтен әйберне акчага сатып алып була дип уйлый. Урамга чыктың – акча кирәк, диләр. Әзрәк ансыз да була бит. Илон Маскны беләсеңдер, әле күптән түгел ул сөйләгән видеоны карадым. 2030 елда акча бөтенләй бетәчәк, ди. Янәсе банк карталары да калмаячак, машина ачкычларына кадәр юкка чыгачак, ишекне күз карашы белән ачачаклар.

Улыгыз иҗатка тартылмыймы?

Юк, без аны баянга да, фортепианога да биреп карадык – ошамады. Хәзерге яшьләр элеккеге кебек түгел, тырышмыйлар. Алдарак яшьләрне нидер эшләргә мәҗбүр итеп була иде, ә хәзер инде юк.

Хәзерге тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?

Ул безнең яклардан. Мин Баулы районыннан, ә ул Туймазы шәһәреннән. Күптән белә идём инде аны.

Хатыныгыз белән улыгыз нинди мөнәсәбәтләрдә?

Алар беренче көннән үк уртак тел таптылар. Хатыным миңа һәрвакыт: «Ярдәм ит улыңа», — дип әйтеп тора.

Өй эшләрен ирнеке һәм хатынныкына бүләсезме?

Юк, кем туры килә – шул эшли (көлә). Тик ятканчы, тузан суырта алсам, ник ярдәм итмәскә соң. Иренмәсәм, җиңел генә ризыклар да пешергәлим. Алай да идән юганым, йә бәлеш салганым юк инде. Кирәк булса пешереп ашата алам анысын да, тик аш-су бүлмәсендә хатын-кызны уздырырга ярамый. Әгәр бер атнага, йә бер айга өйдә үзем генә калсам, үз-үземә бәйрәм ясап, бәлеш пешерер идём (көлә).

Сезнең гаиләдә кем баш?

Бездә андый әйбер юк, без икебез дә тигез.

Алай авыр түгелме?

Миңа 40 яшь тулды. 30га хәтле бертөрле уйлыйсың, ә 30дан соң башкача икән. Ә нәрсәгә «мин – баш, син – муен» дип бүлеп ятарга. Хатын миңа: «Син баш», — ди инде, мин: «Ярар, мин риза», — дим (көлә). Аның белән талашмыйм да. Безнең эш буенча гына конфликтлар була, шул акча проблемасы инде, әзрәк каты булырга, кирәк, ди. «Өйрәнәм», — дип җавап бирәм.

Гаиләдә бюджет уртак булырга тиешме икән?

Әйе, уртак булырга тиеш. Мин үзем тыныч кына, хатыннан башка кибеткә барып, кыйммәтле әйберләр алырга яратам инде. Ул моның турында берәр айдан белергә мөмкин, чөнки мин ул әйберне машина багажнигына, йә пакетка тыгып, өйгә шкафка яшерәм. Хәзер кибеттә үк товарның чегын ташлап калдырам (көлә).

Кайбер хатын-кызлар тулысынча ир-ат тәэминатында. Бу дөресме икән?

Бар шул андыйлар. Әгәр ир кеше бик күп акча эшләсә, хатын-кызны да нәрсәгә эшләтергә?! Өйдә утырсын, йә берәр теләгән әйбере белән генә шөгыльләнсен. Минем кесәгә миллионнар керә башласа, мин дә хатынымны эшләтмәс идём.

Әгәр гаилә кереме уртача, йә уртачадан түбәнрәк булса, минемчә, икесе дә эшләсә — әйбәтрәк.

Тормыш иптәшегез хатын-кыз тамашачыларга көнләмиме?

Хәзер тынычланды, башта андый әйберләр булды. Мин аны хәзер концертларга алып йөри башладым, ул бөтен эчке процессны, минем борчылуларымны, эшләвемне күрде. Шулай 2-3 көн минем белән йөрде-йөрде дә: «Эшегезне аңладым», — диде, хәзер көнчелек юк.

Әңгәмә өчен рәхмәт!


Новости