Россия белән Кытай ясалма фәһем өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә һәм ике якның да алдагы адымнарга бәйле үзара төгәл аңлашуы бар.
Бу хакта “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” IV Халыкара форумында Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков әйтте. Россия белән Кытай ясалма фәһем өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә һәм ике якның да алдагы адымнарга бәйле үзара төгәл аңлашуы бар. Төрле өлкәләрдә заманча технологияләрне алга этәрүче, икътисадны гына түгел, хезмәт җитештерүчәнлеген дә җиңеләйтүче юнәлешләрне төгәл аңлау һәм үстерү теләге бар”, – диде ул.
Александр Бабаков әйтүенчә, яклар яңа технологияләр өлкәсендә хокукый база булдыру юнәлешендә эшли. Шулай ук укытуга да басым ясала. “Иң мөһиме – без белгечләребезнең бу өлкәдә белемнәре һәм алга киткән тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен шартлар тудыру юнәлешендә эшлибез”, – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


